Төркиядә комендант сәгате бетерелә

Төркия Президенты Рәҗәп Эрдоган пандемия булу сәбәле кертелгән комендант сәгате 1 июльдән тулысынча бетерелү турында хәбәр итте.

«1 июльдән комендант сәгате тулысынча бетерелә. Дәүләт оешмалары гадәти эш сәгатенә күчә. Җәмәгать транспортын файдалану өчен яшь чикләре бетерелә», - дигән Эрдоган телевидение аша мөрәҗәгатендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

1 июньнән Төркиядә коронавируска каршы чараларны йомшартылдыр. Комендант сәгате кыскарды, якшәмбе көнне тәүлек әйләнәсе карантин кертелде. Кафе һәм рестораннары һәм спорт заллары эшли башлады, туйлар уздырырга рөхсәт ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Төркия

Көн хәбәре