Кунаклар өчен бай мәдәни һәм күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Сәхнәдә Татарстан Республикасының атказанган артистлары чыгыш ясады.
Бәйрәмнең аерылгысыз өлеше булып, ел саен Сабан туеның символы саналган традицион татар ярышлары торды. Кунаклар зур кызыксыну белән капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, кашыкка йомырка салып йөгерү, күз бәйләп чүлмәк вату һәм башка халык уеннарында катнаштылар.
Бәйрәм кунаклары өчен милли ризыклар тәкъдим ителде, тематик мәйданчыклар һәм ял итү зоналары эшләде, алар чын халык бәйрәме атмосферасын тудырды.
Чара Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Даими вәкиллеге, «Татарстан» сәүдә йорты, «Aytemiz» компаниясе, Искешәһәр провинциясе татарларының мәдәният һәм үзара ярдәмләшү җәмгыяте, шулай ук SPLAT компаниясенең Төркиядәге вәкиллеге ярдәме белән оештырылды.
Османиедәге Сабан туе татар милли гореф-гадәтләрен саклау, мәдәни элемтәләрне ныгыту һәм чит илдә яшәүче ватандашларны берләштерү өчен тагын бер мөһим мәйданчыкка әйләнде. Шулай ук ул Россия халыкларының мәдәни байлыгын һәм күптөрлелеген Төркиядә пропагандалауның ачык мисалы булды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Туристлык һәм кунакчыллык» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез