Төркмәнстан Президенты Сердар Бердымөхәммәдов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны туган көне белән котлады. Татарстан һәм Россия Федерациясе файдасына омтылуда яңа уңышлар теләде, дип хәбәр итә TDH.
«Төркмәнстан белән Татарстан Республикасы арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга һәм үстерүгә аерым игътибар биргәнегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — дип язган ул котлавында.
 Төркмән халкының милли лидеры республика башлыгына нык сәламәтлек, бәхет һәм барлык башлангычларда уңышлар теләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез