“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, аларның ни сәбәптән үлүен ачыклыйлар. Буада яшәүчеләр, этләрнең үлеп ятуын күреп, шок халәтендә калган.
Алар әйтүенчә, бер гаепсез маэмайларны кемдер агулаган. “Көннәрдән бер көнне барысын да тотканнар да үтергәннәр. Нинди ул – хуҗалымы, әллә хуҗасызмы икәнен белешеп-нитеп тормастан. Бер эт өеннән чыгып киткән булган. Гаҗәпләнәсе юк: ишек ялгыш кына ачык калдырылса, дүрт аяклы дус томырылып чыгып чаба инде ул… Икенчесе кибет янында хуҗасын тыныч кына көтеп торган. Беркемгә дә тимәгән, өрмәгән, ташланмаган. Кешене генә көткән. Өченчесе паркта йөргән. Саф һава сулап. Сукбай этләр түгел болар, көтүләшеп тә йөри торганнар түгел. Беркемгә тимәгән гап-гади өй этләре. Беркемгә берни белән янамаган этләр. Әмма аларны рәхимсез төстә – коточкыч газапларга дучар итеп, агу биреп үтергәннәр. Берсенең чипы да, муенчагы да булган әле”, – дип ачынып язган бер хатын-кыз.
Агентлыкка күзәтчелек ведомствосыннан хәбәр ителгәнчә, Буа шәһәре прокуратурасы әлеге очрак буенча тикшерүнең барышын һәм нәтиҗәләрен контрольгә алган.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез