Владикавказ – Адлер поездындә тоткынны этап белән алып барган вакытта гадәттән тыш хәл булган. Тоткыннарның берсе Федераль җәза үтәтү хезмәте (ФСИН) хезмәткәрләренә һөҗүм иткән. Бер хезмәткәр һәлак булган, тагын өчесе яраланган. Гыйсьян күтәрелү турындагы хәбәрләр расланмаган, дип хәбәр итә ТАСС.
Вакыйга поезд вагонында булган. Тоткын конвой хезмәткәренә һөҗүм итеп, аны үтергән, аннары аның утлы коралын алган һәм башка хезмәткәрләргә ата башлаган.
Көч структуралары мәгълүматларына караганда, һөҗүм итүче качарга омтылган, әмма аны конвой составындагы хезмәткәрләр атып үтергән. Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, тоткын Россия Җинаять кодексының авыр җинаятьләр турындагы маддәләре буенча хөкем ителгән булган.
Яраланган өч ФСИН хезмәткәренең берсе авыр хәлдә. Тагын ике хезмәткәр уртача авырлыктагы җәрәхәтләр алган. Гражданнар арасында зыян күрүчеләр юк.
Тикшерү комитеты вакыйгага бәйле рәвештә өч маддә буенча җинаять эше кузгаткан. ФСИН да үз тикшерүен башлаган.
Ведомство мәгълүматларына караганда, вакыйга урынында хәл контрольдә. Хәзер анда тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли, алар булган хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыклый.
Һәлак булган хезмәткәрнең һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләренә ФСИН тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез