«Елга кичкәндә атларны алмаштырмыйлар...» Егерме биш елдан артык Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасын башкарган Фәрит Мөхәммәтшинны җиденче чакырылыш республика парламенты җитәкчесе итеп сайларга тәкъдим иттеләр. Әлеге урынга кандидатура тирәсендәге имеш-мимешләргә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк сәяси советы утырышында нокта куелды. Сайлаудан соң тормыш бармы?
«Уйлама да...»
«Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Фәрит Мөхәммәтшинны җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайларга тәкъдим иттеләр. Парламент җитәкчесе вазыйфасына дәгъва кылучы Фәрит Мөхәммәтшин яшерен тавыш бирү барышында көндәшеннән өстен чыкты. Эш шунда ки: әлеге урынга көтмәгәндә генә алтынчы чакырылыш Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев да дәгъва кылды. «Ул яхшы депутат. Егерме биш елга якын Спас районын җитәкләде һәм һәрвакыт диярлек алдынгылар рәтендә булды. Ике чакырылышта Татарстан Дәүләт Советы депутаты итеп сайланды, СВО зонасына бара. Без аны бик хөрмәт итәбез», – диде хезмәттәше кандидатурасын тәкъдим иткәндә депутат Ольга Воронова. Тик гамәлдәге Дәүләт Советы Рәисенең тәҗрибәсе һәм абруе өстенрәк булып чыкты.
Утырышта Фәрит Мөхәммәтшинны яңа срокка Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев тәкъдим итте.
– Фәрит Хәйрулла улы – абруйлы, зур юл үткән кеше. Ул танылган авторитет һәм лидер. Хәзерге кебек катлаулы чорда республика парламенты белән нәкъ менә Фәрит Мөхәммәтшин кебек кеше җитәкчелек итәргә тиеш дип саныйм. Елга кичкәндә атларны алмаштырмыйлар. Хәзер илебезгә тотрыклылык, прагматизм һәм тәртип кирәк, – диде ул.
Яшерен тавыш бирү нәтиҗәләрен бик тиз игълан иттеләр. Республиканың закон чыгаручылары сафы дилбегәсен Фәрит Мөхәммәтшин кулына ышанып тапшырдылар.
– Мин инде биш чакырылыш республика парламентын җитәкләдем. Бәлки, юл куярга, алмашка лаеклы кешеләрне сайларга дип озак уйладык. Халыкның «Бердәм Россия» партиясен хуплавы минем җаваплылыгымны арттыра. Кешеләр әйтә: «Уйлама да. Без синең өчен, партия өчен, республиканың бүгенге җитәкчелеге өчен тавыш бирәбез. Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасыннан баш тартма». Бу аларның ышанычына хыянәт булыр иде. Төбәк дәрәҗәсендә дә, федераль дәрәҗәдә дә булган тәҗрибәмне һәм абруемны яңадан кулланырга тырышачакмын. Ышанычыгыз өчен рәхмәт!» – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Сүз уңаеннан, Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы Рәисе вазыйфасын 1998 елдан бирле җитәкли, 1991-1995 елларда ул Татарстан Югары Советы Рәисе булып торды. Кандидатурасы расланган очракта, Фәрит Мөхәммәтшин алтынчы ел рәттән республика парламентын җитәкләячәк. Яңа вәкаләтләре тәмамланганда аңа 82 яшь булачак. Партиянең төбәк сәяси советы утырышында Татарстан Дәүләт Советыннан вәкил буларак, Геннадий Емельяновны кабат Федерация Советына сенатор итеп билгеләп куярга да тәкъдим иттеләр. Партиянең төбәк советының әлеге карарлары Федераль аппарат белән килештерү өчен Мәскәүгә җибәрелде.
Ышанычлы юл
Шул ук көнне җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлау кампаниясенә нәтиҗәләр дә ясадылар. Киләсе биш елда күпчелекне, гадәттәгечә, «Бердәм Россия» партиясе вәкилләре тәшкил итәчәк.
– Сайлауга рәсми нәтиҗәләр ясалды һәм алар законлы рәвештә дөрес узган дип танылды. Бердәм тавыш бирү көнендә сайлаучылар исемлегендәге 3 миллионга якын кешенең 2,1 миллионы тавыш бирү участокларына килде, – дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге Сәркатибе Фәрит Мөхәммәтшин, – Татарстан – сайлауга килү күрсәткече буенча ил күләмендә алдынгылар рәтендә.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, партиядән кандидатлар исемлеге өчен татарстанлыларның 76,76 проценты тавыш биргән. Шулай итеп, партия җиденче чакырылыш Дәүләт Советында күпчелекне һәм өстенлекле урынын саклап калачак. Парламент җитәкчесе партия тарафдарларын ышанычлы җиңү белән котлады.
– Алга таба сәяси системаны, икътисадны, СВО бурычларын нәтиҗәле хәл итү өчен иҗтимагый бердәмлекне ныгыту бурычы тора. Депутатлар катнашында Донбасска гуманитар миссияне формалаштыруны дәвам итәчәкбез. Моннан тыш, бердәмроссиялеләрнең депутатлар корпусының яңа составына, төбәк сәяси советына мөмкин кадәр тизрәк сайлау алды программасы нигезләмәләрен, Республика Рәисенең Юлламасын үтәүгә керешергә туры киләчәк. Шулай ук, җирле, төбәк һәм федераль дәрәҗәдә гамәлдә булган илкүләм үсеш максатларын һәм яңартылган илкүләм проектларны гамәлгә ашыру зарур, – дип нәтиҗә ясады Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстанда узган сайлау кампаниясен утырышта катнашкан «Бердәм Россия» партиясенең Генераль советы әгъзасы, партиянең Идел буе төбәкара координация советы җитәкчесе, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының төбәк сәясәте һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары Роман Любарский да югары бәяләде. «Республика халкы тарафыннан партиягә зур ышаныч күрсәтелде. Бу, һичшиксез, парламентка сайланган коллегаларыбыз өчен зур җаваплылык. Алар бу юлны лаеклы үтәрләр һәм татарстанлыларның өметләрен аклар дип ышанабыз», – диде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез