Газетага язылу

Тотрыксыз, эссе һәм яңгырлы һава торышының кайчанга кадәр дәвам итәчәге билгеле

Бүген Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кыска вакытлы яшенле яңгырлар явуы ихтимал. Бу хакта республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Яшенле яңгырлар вакытында җилнең тизлеге секундына 15-17 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә +8-13, көндез 28 градус җылылык фаразлана.

Алдагы ике көндә дә кыска вакытлы яшенле яңгырлар, көчле җил көтелә. Төнлә 11-16, көндез 21-27 градус җылы булачак.

Фаразларга караганда, тотрыксыз һава торышы 12 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

һава торышы температура

Көн хәбәре