Тотылган машинаның авариягә эләгү-эләкмәвен ничек тикшерергә икәнен аңлатканнар

Тотылган машинаны сатып алучыга «авто»ның авариягә эләккәнме-юкмы икәнлеген белү мөһим. Гадәттә сатучы мондый мәгълүматларны яшереп калдырырга тырыша. Машинаны ничек тикшерергә соң алайса? Белгечләрнең киңәшләрен тәкъдим итәбез.

Авариягә эләккәнме-юкмы?
ЮХИДИ хезмәткәрләре, 2015 елдан башлап, машинаның юл-транспорт вакыйгаларында катнашканмы-юкмы икәнлеген теркәп бара. Әмма мондый мәгълүматлар – гомуми характерда. Хисапта машинаның һәр өлешенең торышы турында тәфсилле мәгълүматлар булмаска да мөмкин.

Машинаның аварияләргә эләгү-эләкмәвен:

  • Дәүләт хезмәтләре порталы;
  • ЮХИДИ сайты аша белергә мөмкин.

Дәүләт хезмәтләре аша автомобильне ничек тикшерергә?

  • транспорт чараларын (ТС) тикшерү сервисына керергә. Моның өчен порталда теркәлү таләп ителә;
  • «Проверка ТС» бүлегенә VIN, кузов яки шоссе номерын яисә дәүләт номерын, шулай ук СТС сериясен һәм номерын кертергә;
  • «Продолжить» төймәсенә басарга;
  • Машина турында мәгълүмат пәйда булганнан соң «Запросить сведения о ДТП» опциясен сайларга.

Автомобиль авариягә эләккән булса, берничә сәгатьтән соң шәхси кабинетта тиешле нәтиҗәләр белән файл пәйда булачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре