Газетага язылу

«Тотып ал баланы!» Казанда бала табу йорты каршысында сабый туган

5 февральдә Казанның 1 нче бала табу йорты табибларына чын сынау үтәргә туры килгән.

«Тотып ал баланы!» Казанда бала табу йорты каршысында сабый туган
видеодан скриншот

Виктория Абызованы ире Евгений бала табу йортына үзе алып килә. Әмма хастаханәгә кереп җитә алмаячагын, машинадан төшү куркыныч булуын хатын-кыз яхшы аңлый.

– Женя, мин синең белән керә алмыйм, табибларны чакыр, дидем. Бала инде туып килгәнен чамаладым, – дип искә ала Виктория бу мизгелләрне.  

Ире ашыгыч бригаданы чакырырга кереп китә. Тик Викториянең инде түзәрлек хәле калмый. Сабый табиблардан өлгеррәк булып чыга.

– «Чалбарны салдыр! Тотып ал баланы!» – дип кычкырдым. Женя баланы тотып алырга өлгерде, шуннан өстемә салып куйды. Мизгел эчендә булды бу вакыйгалар.

Урамда 25 градус салкын, ә машинада бала туып ята. Ярый әле гаиләнең баланы төрер өчен чүпрәкләре үзе белән була. Женя тиз генә яңа туган  баласын төреп куя.

Видеодан күренгәнчә, табиблар, өсләренә дә кимичә, халаттан гына машина янына йөгереп чыгалар. Хәтта икенче бинадан йөгерүчеләр дә күренә. Тиз арада әнине каталкага салалар, операция бүлмәсенә алып кереп китәләр.

– Мондый ашыгыч очракларда табиблар үзләрен ничек тотарга тиешле кагыйдәләр бар, шуңа күрә персонал тиз эшләде. Баланы анадан аеру, ягъни кендек кисү беренче урында иде, моны операция өстәлендә башкардык, – ди перинаталь үзәкнең бала табу бүлеге мөдире Аделина Ватанина.

Менә шундый шартларда тууына карамастан, бала үзен яхшы хис итә, ди табиблар.

– Баланың кендеге киселүгә, реанимация өстәленә күчердек, аны карап, тиешле процедураларны уздырдык. Хәзер ул яңа туган балалар бүлегендә, – ди бүлек мөдире Алия Кәримова.

Бу дөньяга шулай итеп аваз салган сабыйның әти-әнисе хәзер табибларга рәхмәт әйтеп туя алмый. Шулкадәр тиз арада ярдәм итүләренә әле дә гаҗәпләнә алар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре