Газетага язылу

Товарларны кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре буенча туры линия үткәрелә

Татарстан халкының «Туры линия» кысаларында товарларны кире кайтару һәм алмаштыру мәсьәләләре буенча консультацияләр алу мөмкинлеге булачак.

Әлеге чара РФ Президентының республикадагы кабул итү бүлмәсендә узачак.

Шалтыратулар 26 августта  10:00 дән 12:00 гә кадәр кабул ителәчәк. Гражданнарның сорауларына Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре җавап бирәчәк.

Туры элемтә өчен телефон: 221-80-35.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре