Фараздан күренгәнчә, 2026 елда Россиядә нефть чыгару күләме 494,2 миллион тонна тәшкил итәчәк. Бу – 2025 елгы белән чагыштырганда 17,2 миллион тоннага, ягъни 3,4 процентка азрак (2025 елда 511,4 миллион тонна булган). Министрлыкның язын әзерләнгән алдагы фаразында исә быел нефть чыгару күләме төп сценарий буенча – 511 миллион тонна, ә консерватив сценарий буенча 497,2 миллион тонна булыр дип көтелгән иде. Күрәбез: яңа фаразда кара алтын чыгару элеккесенең консерватив сценариендагыга караганда да кимрәк. Димәк, ел ахырына күрсәткеч тагын да начаррак була ала. Министрлыкның яңа фаразы 2027–2029 елларга хәлнең тагын да начараю ихтималын күз алдында тота. Консерватив сценарий буенча, нефть чыгару күләме 2027 елда – 487 миллион тоннага, 2028 елда – 483 миллион тоннага, ә 2029 елда 480 миллион тоннага кадәр төшәчәк. Элегрәк әзерләнгән фаразда, хәтта консерватив сценарий буенча да, 2029 елга нефть чыгару күләме 512 миллион тоннага кадәр артыр дип көтелгән иде. Ә төп сценарийда исә нефть чыгаруны 525 миллион тоннага кадәр арттыру күздә тотылган иде.
Министрлыкның үзе төзегән фаразларны үзе чүплеккә ташлавы беренче карашка гаҗәп тоелса да аңлашыла. Моңарчы күрелмәгән турбулентлык шартларында яшибез. Кичәге иң пессимистик фаразлар да бүген артык оптимистик булып тоелу шуннан.
Илнең иң табышлы чималын чыгару кимү казнага каты суга, билгеле. Аналитиклар хәтта югалтуларның күпме буласын да әйтә алмый. Шартлы рәвештә генә кимегән һәр 10 миллион тонна нефть 130 миллиард сум югалту бирер дип көтелә. Нефть бәясенең күпме булачагын, сум курсы нинди буласын алдан әйтү мөмкин түгел. Югарыдагы сан Urals сортлы нефтьнең барреле 61,2 доллар, ә доллар бәясе 79,5 сумнан исәпләнгән.
Җир мае чыгаруның кимү сәбәбе – нигездә пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә нефть инфраструктурасының зыян күрүе. 2027–2029 елларда бу факторга санкцияләр дә өстәлер дип уйланыла. Һәрхәлдә, рәсми белгечләрнең фикере шулай. Трамп «җәһәннәм санкцияләре»н эшкә җиксә, хәлнең тагын да катлаулануы ихтимал.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез