Газетага язылу

Төзелеш куыгына акча юк

Россиянең үз конфликты һәм ул безгә зур проблемалар тудыра. Трамп Иран белән эшләрне җайга салгач та, Украина белән шөгыльләнергә вәгъдә бирсә дә, суга сәнәк белән язылган андый вәгъдәләрнең күплеге зур ышаныч уятмый. Көнбатыш чикләрдәге хәрби хәрәкәтләр зуррак масштабтагы бәрелешләргә китерергә ихтимал һәм Мәскәүгә алардан сакланырга кирәк. Германия Һава көчләре командующие Хольгер Нойманн The Telegraph газетасына интервью биреп: «Россия белән низаг чыккан очракта НАТО Калининградка, Кола ярымутравына, Петербургка һәм Кара диңгез акваториясенә һөҗүм итәчәк», – дигән сүзләр әйтте. Аның сүзләренчә, Германия Россия белән «бүгенге төндә үк» сугышырга әзер. Андый белдерүләр тынычлыкка хезмәт итми, билгеле. Рәсми затларның хәвефле риторика белән мавыгуы киеренкелек артуга китерә. Зур сугышка илтә торган лабиринттан чыгу бик авыр, дәүләт җитәкчеләреннән зирәклек һәм акыл таләп итә.

 

 

Илдәге икътисад хәле шулай ук зур оптимизм уятмый. Коммунистлар лидеры Зюганов «Ведомости» газетасына әңгәмә биреп: «Миңа торак-коммуналь хезмәтләр өчен 30 мең сумга якын түләү кәгазе килде. Хәтта миңа да авыр. Бу һич тә нормаль хәл түгел!» – диде. Аның фикеренчә, идарәче компанияләрдә утыручыларның һәр икенчесе – карак һәм жулик. Коммунист юлбашчы белән килешергә дә була, килешмәскә дә, әмма кешеләр һәм бизнес илдәге вазгыятьне торган саен авыррак кичерә. «Известия» газетасы, товар сатып алганда, кәгазь акча белән түләүнең аномаль рәвештә артуын билгеләп үтә. Бизнес шул рәвешле банк комиссияләреннән һәм салымнардан кача, ди.

 

Хакимиятләр күчемсез милек базарында кискен үзгәрешләр ясарга җыена. Өстенлекле ипотека программаларын финанслауны 90 проценттан 25 кә генә калдырырга ниятлиләр. Бу хакта «Известия» хәбәр итә. Моның сәбәбе: казнада акча юклык һәм күчемсез милек куыгының чамасыз кабаруы. «Куык»ны тәэмин итү өчен триллионлаган сум акча кирәк. Иң мөһиме: шуның кадәр ярдәм акчасы тоткач та, кешеләргә фатир буй җитмәслек югарылыкта калуын дәвам итә. Финанс министрлыгында вазгыятьнең нормаль түгеллеген таныйлар. «Ватаным Татарстан» исә бу көннең киләчәген моннан берничә ел элек тәфсилләп аңлатты.

 

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре