Газетага язылу

Төзелеш министры социаль объектларны ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде

Социаль-мәдәни өлкә объектларын капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Ремонтлана торган объектлар саны буенча мәгариф өлкәсе алда бара: республика һәм федераль программаларга тармакның 170 объекты кертелгән. Гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау буенча планлаштырылган эшләрнең 61%ы башкарылган.

Мәктәпләрдәге азык-төлек блокларын ремонтлау программасын гамәлгә ашыру актив дәвам итә. Хәзер подрядчылар 64 объектта эшли. Гомуми үтәлеш 24% дип бәяләнә.

23 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә ремонт эшләре 71% ка башкарылган. Ресурс үзәкләренә капиталь ремонт ясау буенча да шундый ук процент.

Тулай торакларны ремонтлау буенча башкарылган эшләр 61% тәшкил итә. Хисап чорында Түбән Кама районында бер объект төгәлләнгән. «Сәламәтлек саклау" тармагы программаларына быел 96 объект керә.

Фельдшер-акушерлык пунктларын ремонтлау программасы тәмамланып килә. Алар буенча эшләр 98%ка үтәлгән. Хисап чорында Нурлат районында ике объект һәм Лениногорск районында бер объект төзелеп беткән.

Зеленодольск шәһәрендә балалар өчен сөт ризыкларын өләшү пунктларына капиталь ремонт ясау программасының соңгы объектында эшләр бара. Аның буенча үтәлеш 75% тәшкил итә.

Стационарлар биналарына капиталь ремонт эшләре 62%ка башкарылган. Эшләр 21 объектта алып барыла. 5 поликлиниканы ремонтлау эшләре дәвам итә, алар планлы күләмнең 35%ынтәшкил итә.

Яшьләр сәясәте тармагы быел 24 объектны үз эченә ала. Яшүсмерләр клубларын ремонтлау эшләре 96%ка үтәлгән.  Хисап чорында Тукай районында бер объект төгәлләнгән.

Психологик-педагогик ярдәм биналарын ремонтлау эшләре гомуми күләменең 58%ы башкарылган.

Яшьләр үзәкләрен ремонтлау буенча планлы эшләрнең 70%ы башкарылган. Узган ярты айда Зеленодольск районында бер объект төзелеп беткән.

«Мәдәният» тармагы буенча быелгы республика һәм федераль программаларга 38 объект кертелгән. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт буенча барлык эшләрнең 62%ы башкарылган.

Соңгы ике атнада Арча районында бер объект төзелеп беткән. Подряд оешмалары тарафыннан балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлауда планлаштырылган күләмнең 55%ы үтәлгән. Тармакның башка 12 учреждениесендә капиталь ремонт 44%ка үтәлгән.

Спорт министрлыгы белән берлектә 25 объектны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Эшләр 39%ка башкарылган. Хисап чорында Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган программа 94%ка үтәлгән.

«Экология» тармагы буенча 25 объект реализацияләнә, аларның үтәлеше 65% тәшкил итә. Узган ике атнада Биектау һәм Аксубай районнарында ике объектта эшләр төгәлләнгән.

Урманчылыкларны капиталь ремонтлау программасы һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы линиясе буенча өч программа төгәлләнгән.

Янгын депосы биналарын ремонтлау буенча планлаштырылган күләмнең 55%ы үтәлгән. Узган ярты айда Лаеш, Апас районнарында һәм Казан шәһәрендә өч объект төзелеп беткән.

Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 26%ка башкарылган.

Җәмәгать судьялары биналарына капиталь ремонт ясау буенча үтәлеш 66% дип бәяләнә.

Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Ике муниципаль архивта ремонт эшләре 64%ка башкарылган.

Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау эшләре 51% тәшкил итә.

Хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау буенча эшләр 68%ка башкарылган. Узган ярты айда Питрәч районында һәм Казан шәһәрендә ике объектта эшләр төгәлләнгән.

Күп функцияле үзәкләр биналарына капиталь ремонт 93%ка башкарылган. Хисап чорында Аксубай һәм Түбән Кама районнарында ике объект төзелеп беткән.

Агымдагы атнада күп фатирлы йортларга капиталь ремонт ясауның яңа программасы расланган. Программаның актуаль редакциясенә 41 муниципаль берәмлектә урнашкан 813 күп фатирлы йорт кертелгән. Программа кысаларында шулай ук 6 муниципалитеттагы 56 торак йортта 124 лифт алмаштыру планлаштырыла.

ТКХ фонды электрон аукционнар оештыру эшен яңадан башлап җибәргән. Бу атнада 34 күп фатирлы йорт буенча аукционнар игълан ителгән. Калган 165 йортка карата тапшырылган документларны тикшерү этабы төгәлләнә. Бу объектлар буенча сатулар 30 июньгә кадәр игълан ителер дип планлаштырыла.

Бүгенге көнгә 38 муниципаль берәмлектә 458 күп фатирлы йортта эшкә керешкәннәр. Барлыгы 59 объект төзелеп беткән, шулардан соңгы ике атнада - 5 муниципалитетта 13 күп фатирлы йорт. Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла: проект документлары раслауда, материаллар сатып алына. График буенча эшкә быелның июнь азагында керешергә планлаштыралар.  Программа буенча гомуми үтәлеш 37% тәшкил итә, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре