Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин тармакта эшчеләр җитмәүнең кайбер сәбәпләрен атады. Бу хакта ул Төзүчеләр көне уңаеннан журналистлар белән очрашуда әйтте.
“Танырга мәҗбүрбез, төзелеш тармагында эшчеләр саны кимеде. Былтыр әлеге күрсәткеч 92300 тирәсе тәшкил итсә, бу елның беренче яртысында төзелеш тармагында 85700гә якын кеше эшли. Без якынча 7000 эшчене югалттык”, – диде министр.
Аның әйтүенчә, моңа бәйле сәбәпләр шактый. “Шул исәптән, миграция хезмәте үз эшен тәртипкә сала башлады. Нәтиҗәдә, эшчеләрнең бер өлеше, документларын тиешенчә рәсмиләштерә алмау сәбәпле, безгә килеп җитә алмады. Кайберләрен кире туган илләренә кайтарып җибәрергә мәҗбүр булдылар. Шәхси секторга китеп эшләүчеләр дә шактый”, – диде Марат Айзатулин.
Министр сүзләренә караганда, бу елның алты аенда республиканың төзелеш тармагында хезмәт хаклары 24 процентка үскән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез