«Российская газета» сишәмбе көнне сайтында «Девелоперы перестали покупать землю под застройку. С чем это связано и как стабилизировать рынок?» дигән язма элде. Ил икътисадындагы мөһим үзгәрешләр турында хәбәр итә ул язма. Девелоперлар – җир участогын алып, анда йортлар, офислар төзеп, проектны тулысынча алып бара торган компанияләр алар. Менә шулар быел җир сатып алуны кискен киметкән, начар участокларны сатуга куя башлаган.
Төзүчеләрнең илкүләм берләшмәсе президенты Антон Глушков «девелопментның соңгы еллардагы сизелерлек түбәнәюе»н билгеләп үтә. «Сизелерлек түбәнәю»не күз алдына китерү өчен саннарга карыйк. 2024 елда төзи торган компанияләр җир алу өчен 610 миллиард сум акча тоткан булсалар, быел гомуми сәүдә 300–330 миллиард сумлык кына. Алдагы елларда төзелеш тармагының җитди кризиска кереп батачагын искәртә саннар. Тармакның илнең эчке тулай продуктында мөһим урын алып торуы икътисадның, безнең чиновниклар теле белән әйтсәк, «тискәре үсеш» зонасына керәчәген вәгъдә итә. Җир бәясе төшәр дип өметләнә алабыз. Бу – бердәнбер уңай фактор. Шәхси йорт төзүчеләр өчен җиңеллек. Моңарчы төзелеш тармагын этеп-төртеп, көчләп ясалма рәвештә үстергәннәр иде, хәзер мөмкинлекләр чикләнде.
Бизнес һәм гади халык салымнар түли алмый. «Известия» газетасы салым бурычларының рекордлы 3,3 триллион сумга җитүен яза. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 20 процентка күбрәк икән. Түләмәгән салым күләме чынлыкта 1,2 триллион сум гына икән үзе, калганы – пеня һәм штрафлар. Штрафлар күләменең бурыч күләмен ике тапкырга якын диярлек узып китүе, бердән, аларның нәтиҗәсезлеген исбатласа, икенчедән, Зюганов теле белән әйткәндә, «штрафбат»та яши башлавыбызны аңлата. Белгечләр вазгыятьнең шулай катлаулануын салым җыюны кырысландыру, бизнесның табышы кимү, югары ставка һәм инфляция белән аңлата. Бар икътисадны шул проблемалар кимерә. Алдагы утырышта Үзәк банк төп ставканы бераз төшерер дип өметләнәләр, әмма барыбер калганы да авыр булачак.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез