ТР Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе юллардагы камералар санын арттырырга тәкъдим итте

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов быел республикада зур чаралар үткәрелүенә ишарәләп, юллардагы камералар санын арттырырга тәкъдим итте.

– Быел безгә юллардагы куркынычсызлыкны гына түгел, Казанда "Киләчәк уеннары", БРИКС саммиты, БРИКС уеннары, KazanForum кебек зур чаралар үткәргәндә иминлекне дә тәэмин итәргә туры киләчәк, – диде ул. – Әлеге чаралар вакытында ЮХИДИ инспекторларының күп өлешен башкалага җибәрәчәкләр. Бу исә трассаларда һәм районнарда экипажлар саны кимүенә китерәчәк.

Шуңа күрә урыннарда, бигрәк тә, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә иминлекне арттыруның өстәмә чараларын тәэмин итәргә кирәк, диде баш инспектор. Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итеп, камералар сатып алу өчен өстәмә рәвештә акча бүлеп бирергә үтенде ул.

Былтыр Татарстан юлларында 3,3 мең юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 4 меңгә якын кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, 279 кешенең гомере өзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре