«Якындагы биш көндә җылы аномалия сакланачак, температура климатик нормадан 3-4 градуска югарырак булыр дип көтелә. Республикада һава торышына җылы циклоннар йогынты ясый. Иртәгә урыны белән бераз явым-төшем булуы ихтимал. Аннары көньяк циклон көтелә, ул республиканың бер өлешен эләктерәчәк, шулай ук бераз явым–төшем дә булырга мөмкин», - дип сөйләде ул.
Хәзер Татарстанда уртача тәүлеклек температура +1,5...+2 градус булырга тиеш. Әмма алдагы көннәрдә температура +6...+7 градуска югарырак иде.
«Температура фоны акрынлап төшәчәк, ләкин барыбер ул климатик нормадан югарырак булачак», – дип өстәде Гоголь.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез