«Сезнең монда һәр сәфәрегез – бөек вакыйга. 10 ел элек Сез Казан соборына нигез салдыгыз, биш ел элек аны изгеләндердегез. Узган ел сез Казансудагы гыйбадәтханә-һәйкәлне изгеләндердегез», – диде Рөстәм Миңнеханов Патриархка мөрәҗәгать итеп.
Рөстәм Миңнеханов Изге Патриархка конфессияара тынычлыкны саклаганы һәм Татарстанга аерым игътибар биргәне өчен рәхмәт белдерде.
«Бөтен республикадан сезгә рәхмәт белдерәсебез килә. Биредә без барыбыз да тынычлыкта һәм дуслыкта яшибез, сезнең ярдәмегез белән республикадагы барлык конфессияләр дә тату яши. Сез «Россия – ислам дөньясы» форумында катнашканда, православие һәм исламның бу дөньяны коткара алуы турында бик тирән итеп әйттегез. Без моны югары бәялибез һәм сезгә нык сәламәтлек телибез. Без сезгә ияләштек, сезне киләсе елда да көтәбез», – дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез