Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасыннан файдалану мөмкинлекләрен арттыруга бәйле тәкъдим белән чыкты. Кичә РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында ул 14 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләренә әлеге программада катнашу мөмкинлеген бирергә тәкъдим итте. Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов гаилә ипотекасы лимитын төбәләрдәге бер квадрат метрның уртача бәясе һәм гаилә әгъзалары саныннан чыгып билгеләргә өндәде.
Татарстан Рәисенең тәкъдимнәре күчемсез милек базары белгечләрендә зур кызыксыну уятты. Татарстан Риэлторлар гильдиясе вице-президенты Руслан Садриев әлеге тәкъдимнәрнең көн кадагындагы һәм перспективалы булуын искәртте.
“Гаилә ипотекасы категорияләрен киңәйтү тәкъдиме белән килешмәүчеләр булмаячак дип ышанам. Базарның профессиональ катнашучылары гына түгел, беренче чиратта, хәзерге вакытта аны алу мөмкинлеге чикле булган кешеләр дә бу тәкъдимне һичшиксез хуплаячак. Безгә 7 яшьтән зуррак балалары булган гаиләләр күп мөрәҗәгать итә, бүгенге көндә алар күчемсез милек сатып алу өчен әлеге программадан файдалана алмый”, – ди Руслан Садриев.
Белгеч фикеренчә, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннарның гаиләләре күчемсез милек сатып алганда, аларга бернинди чикләүләрсез гаилә ипотекасыннан файдалану мөмкинлеген бирергә кирәк.
Ул лимитларны төбәкләрдәге вазгыятькә карап билгеләү турындагы тәкъдимне дә актуаль дип атады. Чөнки хәзерге вакытта әлеге төр чикләү базардагы фатирларның күпчелегенә туры килми. “Бүгенге көндә төзелеш компанияләрендә 35-40 квадрат метр мәйданлы фатирларның уртача бәясе 7,5-9 миллион сум тора. Димәк, беренчел кертем аз булса, гаилә ипотекасы буенча бер бүлмәле фатир гына сатып алып була. Ике һәм өч бүлмәлеләр исә сатып алырга мөмкин булган торак исемлегеннән төшеп кала – моның өчен шактый күләмдә беренчел кертем кирәк, тик, ни кызганыч, күпчелек халыкның мондый мөмкинлеге юк”, – ди Руслан Садриев.
Аның әйтүенчә, гаилә ипотекасы программасы буенча тәкъдим ителгән үзгәрешләр бик вакытлы. “Рөстәм Нургалиевич гаилә ипотекасына бәйле булган шактый әһәмиятле үзгәрешләр тәкъдим итте. Аларны федераль үзәктә ишетерләр һәм тикшерерләр дип ышанабыз. Киләчәктә алар федераль дәрәҗәдә гамәлгә ашырылыр дигән өмет бар”, – ди белгеч.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез