Газетага язылу

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы «МАКС» аша табибка язылу шартларын искә төшерде

Татарстанда һәр айда якынча 10 мең больничный «МАКС» мессенджерында онлайн-кабул итү ярдәмендә ябыла. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министрлык дистанцион рәвештә больничныйны ничек ябу тәртибен искәртте.

  1. Дәвалаучы табиб, беренче тапкыр очрашудан соң гына, онлайн кабул итү мөмкинлеге бар дип билгеләп үтә.
  2. Аннары табиб телемедицина консультациясен булдыра, шуннан соң махсус бот пациент һәм табиб белән төркем формалаштыра.
  3. Пациент әзер видеоочрашуга керер өчен шәхси сылтама ала. Аңа бу хакта 24 сәгать алдан һәм консультация башланырга 15 минут кала искәрмәләр килә.
  4. Билгеләнгән вакытта пациент сылтамага күчеп, табиб белән видеоочрашуга тоташа.

Бүгенге көнгә МАКС аша 300 меңнән артык республика халкы табибка язылган, дип өстәделәр Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Кабул итүгә язылу өчен, «Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре» чат-ботына керергә кирәк. Чат-бот эчендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре аккаунтыгызны бәйләргә һәм «ТР хезмәтләре» мини-приложениесен эшләтеп җибәрергә кирәк. «Минем сәламәтлек» бүлеген сайлагыз, аннары – «Табибка яздыру» һәм кирәкле белгечкә язылыгыз. Система кабул итү көне һәм вакыты турында алдан хәбәр итәчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре