Газетага язылу

ТР Төзелеш министрлыгы: Республикада гомуми белем бирү оешмаларын ремонтлау 77%ка башкарылган

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин социаль-мәдәни өлкә объектларын һәм күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программаларын гамәлгә ашыру турында хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Ремонтлана торган объектлар саны буенча мәгариф өлкәсе лидер булып тора: республика һәм федераль программаларга тармакның 170 объекты кертелгән. Гомуми белем бирү оешмаларында ремонт 77%ка башкарылган. Хисап чорында Зеленодольск районында бер объект төгәлләнгән.

Мәктәптәге азык-төлек блокларын ремонтлау программасын гамәлгә ашыру актив дәвам итә. Гомуми үтәлеш 65% дип бәяләнә.

Узган ярты айда Лаеш, Балык Бистәсе һәм Зеленодольск районнарында дүрт объект төзелеп беткән. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрен ремонтлау буенча чаралар 82%ка үтәлгән. Соңгы ике атнада Лаеш районында бер объект төгәлләнгән.

Хисап чорында Чаллы шәһәрендә объектны файдалануга тапшырганнан соң, ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау эшләре 85%ка җиткән. Тулай торакларны ремонтлау планның 74%ка үтәлгән.

«Сәламәтлек саклау" тармагы программаларына быел 96 объект керә. Стационар биналарына капиталь ремонт эшләре дәвам итә. Гомуми үтәлеш 76% тәшкил итә. Узган ике атнада Тәтеш районында бер объект төгәлләнгән.

Поликлиникаларны капиталь ремонтлау бүгенге көнгә 49%ка башкарылган.

Яшьләр сәясәте тармагы быел 24 объектны үз эченә ала. Баулы шәһәрендә яшүсмерләр клубларын ремонтлау буенча бердәнбер объект төгәлләнмәгән әле. Аның буенча үтәлеш 92% дип бәяләнә.

Психологик-педагогик ярдәм биналарына капиталь ремонт эшләре гомуми күләмнең 71%ка башкарылган. Яшьләр үзәкләрен ремонтлау буенча планның 84%ы үтәлгән.

«Мәдәният» тармагы буенча быелгы республика һәм федераль программаларга 38 объект кертелгән. Авыл мәдәният йортларына капиталь ремонт буенча барлык эшләрнең 70%ы башкарылган. Узган ике атнада Бөгелмә, Саба һәм Алексеевск районнарында өч объект төзелеп беткән.

Балалар сәнгать мәктәпләрен ремонтлауда план күләменең 62% ы ябылган. Хисап чорында Чаллы шәһәрендә бер объектны төгәлләгәннәр.Тармакның башка учреждениеләренә капиталь ремонт буенча эшләр 56%ка башкарылган.

Спорт министрлыгы белән берлектә 25 объектны ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла. Монда төзелеш-монтаж эшләренең 55%ы башкарылган.

Узган ярты айда Баулы һәм Чистай районнарында Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча гамәлгә ашырыла торган калган ике объект төгәлләнгән. Шул рәвешле программа уңышлы тәмамланган.

«Экология» тармагы буенча 25 объект гамәлгә ашырыла, аларның үтәлеше 83% тәшкил итә. Узган ике атнада Питрәч, Зеленодольск һәм Баулы районнарында өч объектта эшләр төгәлләнгән.

Янгын сүндерүчеләр депосы биналары 68%ка ремонтланган. Хисап чорында Аксубай һәм Түбән Кама районнарында ике объект төзелеп беткән.

Эчке эшләр министрлыгы биналарын ремонтлау эшләре 35%ка башкарылган. Җәмәгать судьялары биналарына капиталь ремонт ясау буенча үтәлеш 78% дип бәяләнә.

Тагын 75 объект башка республика программалары кысаларында гамәлгә ашырыла.

Ике муниципаль архивта ремонт эшләре 84%ка башкарылган.

Росгвардия карамагындагы биналарны ремонтлау эшләре 65% тәшкил итә.

Хәрби комиссариатлар биналарын ремонтлау буенча эшләр 81%ка башкарылган.

Узган ярты айда Балтач, Зәй, Саба һәм Бөгелмә районнарында 4 объектта эшләр тәмамланган. Күп функцияле үзәкләр биналарына капиталь ремонт буенча 97% үтәлгән. Хисап чорында Теләче һәм Буа районнарында ике объект төзелеп беткән. 

Яңа расланган программа нигезендә быел 41 муниципаль берәмлектә 813 күп фатирлы йортка капиталь ремонт ясалачак. Программа кысаларында шулай ук 6 муниципалитеттагы 56 торак йортта 124 лифт алмаштыру планлаштырыла.

Электрон аукционнар оештыру эше төгәлләнгән. Электрон аукционнарда катнашу өчен гаризалар 6 күп фатирлы йорт буенча бирелә, подряд оешмалары 21 июльдә билгеләнәчәк.

Бүгенге көнгә 41 муниципаль берәмлектә 530 күп фатирлы йортта эшкә керешкәннәр. 96 күп фатирлы йортта эшләр төгәлләнгән, шулардан узган ике атнада 11 муниципалитетта 22 күп фатирлы йортта эшләр тәмамланган.

Калган объектлар буенча әзерлек эшләре алып барыла: раслауда проект документлары, материаллар сатып алу бара. Эшләрне башкару графигы буенча бу елның июль ахырына кадәр эшне башлау планлаштырыла. Программа буенча гомуми үтәлеш 53% тәшкил итә, диелә ТР Рәисе Матбугат хезмәте хәбәрендә. 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре