Газетага язылу

ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда торак тапшыру планы 47%ка үтәлгән

Татарстанда файдалануга торак тапшыру планы 47%ка үтәлгән - 1 млн 494 мең квадрат метрдан артык. Бу хакта ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.

Коммерциячел төзелеш линиясе буенча планлаштырылган күләмнең 45%ы тапшырылган. Бу гомуми мәйданы якынча 467 мең кв. м булган 56 күп фатирлы йорт. Социаль ипотека программасы 33%ка гамәлгә ашырылган. Быел 108 йорт төзергә кирәк, шуларның 9ы төзелеп беткән. Аларның гомуми мәйданы - 49 мең кв. метрдан артык. Шәхси торак төзелеше линиясе буенча 978 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган, ягъни планның 49%ы.

Гражданнарның аерым категорияләрен торак белән тәэмин итү программаларына гадәттәгечә торак алучыларның дүрт категориясе керә. Аларның иң күбесе - ятим балалар. Быел 641 торак тапшырылачак. Хәзерге вакытта җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы тарафыннан федераль бюджеттан финанслашу хисабына ятим балалар өчен 49 торак урын сатып алуга аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрелә.

«5 һәм аннан да күбрәк баласы булган күп балалы гаиләләр» категориясендә сертификатлар барлык 23 торак алучыга да бирелгән.

Яшь гаиләләр категориясендә 61 торак алучы бар, алар буенча Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 43 муниципалитет белән «Электрон бюджет» системасында килешү төзелгән. Бүгенге көндә муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерү буенча эш алып барыла.

Мәҗбүри күченеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә быел 3 торак алучы. Бүгенге көнгә бер сертификат рәсмиләштерелгән.

Социаль-мәдәни объектлар төзү һәм инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча дәүләт һәм республика программаларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Торак төзелешенә ярдәм итүгә юнәлдерелгән республика программасының 14 объекты буенча контрактлар май аена билгеләнгән.

«Мәгариф» тармагы объектлары буенча 7 гомуми белем бирү оешмасыннан бер объект буенча контракт төзергә кала. Бу Казандагы мәктәп, аның буенча контрактация 24 апрельгә планлаштырылган. Төзелеш-монтаж эшләре 29%ка үтәлгән. Алты объектта эшләр бара.

Быелгы белем бирү объектлары исемлегендә 3 балалар бакчасы бар. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре планлаштырылган күләмнең 37%ын тәшкил итә.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча Казанда стационарның кабул итү-диагностика бүлеге төзелеше дәвам итә. Башкарылган төзелеш-монтаж эшләре күләме 31% дип бәяләнә.

Спорт линиясе буенча быел 14 объект гамәлгә ашырыла. Универсаль спорт мәйданчыклары һәм ябык футбол манежлары төзелеше буенча гомуми эш күләменең 7%ы башкарылган.  Футболны үстерү үзәге - былтырдан калган эре объект. Биредә агымдагы эшләр 67%ка үтәлгән. Өч боз аренасы төзелеше 8%ка үтәлгән.

«Мәдәният» тармагы буенча агымдагы елда 7 объект гамәлгә ашырыла. Күп функцияле үзәкләр төзелеше буенча эшләр 49%ка үтәлгән.

«Гаилә» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган 4 балалар сәнгать мәктәбе төзелеше буенча эшләр 12%ка башкарылган.

Соңгы елларда иң эре экологик проект - Казан шәһәрендәге ләм кырларын рекультивацияләү. Биредә гомуми эш күләменең 93%ы башкарылган.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 7 объект гамәлгә ашырыла. Балаларны савыктыру лагерьлары төзелеше буенча үтәлеш планлаштырылган күләмнең 25%ын тәшкил итә.

Башка республика программалары кысаларында быел 27 объект гамәлгә ашырылачак. Башкарма комитетлар төзелеше буенча үтәлеш 30% тәшкил итә. 20 объектта эшләр дәвам итә. Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пунктларын төзү планның 30%ы үтәлгән. Эшләр 5 объектта алып барыла.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча быел 51 җәмәгать территориясенгамәлгә ашыру планлаштырыла. Дәүләт контрактлары төзелгән.  Зеленодольск районында бер төзекләндерү объекты эшкә алынган.

Агымдагы елда республиканың инженерлык инфраструктурасы 8 федераль һәм республика программалары кысаларында модернизацияләнә. Чистарту корылмаларын модернизацияләү, казаннарны алмаштыру һәм урамнарны яктыртуны торгызу буенча республика программалары объектлары буенча контрактлар төзелгән. Контрактация май ахырына кадәр газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау программасы һәм халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган.

Торак-коммуналь хуҗалык объектларын модернизацияләүнең республика программасы объектлары исемлеге төзелгән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе проекты килештерелергә тиеш.

Федераль өлеш буенча «Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» федераль проекты кысаларында 9 объектны һәм «Коммуналь инфраструктура системаларын модернизацияләү» проекты кысаларында 17 объектны гамәлгә ашыру планлаштырыла. Алар буенча дәүләт контрактлары төзелгән.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү буенча республика программасы 3%ка үтәлгән. Эшләр ике объектта башланган.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләү федераль проекты кысаларында эшләр башкару планлаштырылган күләмнең 13%ын тәшкил итә.

«Авыл территорияләренең хәзерге йөзе» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла торган объектлар буенча эшләр 4%ка башкарылган. Кукмара һәм Минзәлә районнарында ике объектта эшләр бара.

Министр җитештерү травматизмы темасына аерым тукталды. Соңгы ике атна эчендә ике бәхетсезлек очрагы теркәлгән. Контроль-күзәтчелек органнары хезмәтне саклау нормаларының үтәлешен контрольдә тотуны дәвам итәләр. Ел башыннан үзлегеннән җайга салынучы оешмалар вәкилләре тарафыннан 641 тикшерү уздырылган, шул исәптән 347се төзелеш объектларына барып. 415 очракта дисциплинар йогынты чаралары кулланылган. Шул ук вакыт эчендә Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан административ җаваплылык турында 143 карар чыгарылган. Гомумән алганда, ел башыннан ведомство тарафыннан 340 тикшерү оештырылган.

Ел башыннан Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан 563 контроль-күзәтчелек чарасы уздырылган. 1201 ачыкланган хокук бозуның 995е бүгенге көнгә кадәр бетерелгән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы 1 апрельдән гомумреспублика санитар-экологик ике айлыгының бер өлеше булган «Чиста төзелеш» чарасы башлануын искәртте. Чараның максаты - чисталыкны тәэмин итү һәм шәһәрләр һәм торак пунктлар территорияләренең пычрануына юл куймау. Министр төзелеш мәйданчыклары территорияләрен, һәр эш урынын җыештыруны шәхси контрольгә алырга һәм төзелеш чүп-чарын вакытында чыгаруны тәэмин итәргә өндәде. Аерым игътибар тәгәрмәчләр юу пунктлары булуга юнәлдерелергә тиеш.

/ТР Рәисе Матбугат хезмәте

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре