Газетага язылу

ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының яңа урынбасары билгеләнде

Ранис Фәйзуллин Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының яңа урынбасары булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында бу хакта мәгълүмат урнаштырылган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Ранис Фәйзуллин моңа кадәр «Татавтодор» акционерлык җәмгыятендә төзелеш буенча техник директор урынбасары булып эшләгән.

Хәзер ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифовның янә өч урынбасары бар: беренче урынбасар Лилия Сафиуллина, шулай ук министр урынбасарлары Марат Хисаметдинов һәм Ранис Фәйзуллин.

Октябрь ахырында Артем Чукин һәм Айрат Садыйков транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасарлары вазифаларыннан киткән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре