ТР Үзәк сайлау комиссиясе Татарстан Рәисе сайлау нәтиҗәләрен раслады

Бүген Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе Бердәм сайлау көнендә узган республика Рәисе сайлау нәтиҗәләрен раслады.

Алар буенча, җиңүче булып гамәлдәге ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов танылды. Ул 2 миллионга якын  яки 88,09% тавыш җыйды. Тиешле протоколлар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары тарафыннан имзаланды.

Калган кандидатлар өчен тавышлар түбәндәгечә бүленде: Хафиз Миргалимов – 4,97% яки 110 мең тавыш, Виталий Смирнов – 1,9% яки 42,2 мең тавыш, ә Руслан Йосыпов 4,2% яки 93,5 мең тавыш җыйды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов Голосование Миңнеханов сайлау2025 выборы2025 выборы единый день сайлау Рөстәм Миңнеханов сайлау сайлау2025 Минниханов

Көн хәбәре