Газетага язылу

ТР хәрби комиссары көзге чакырылыш буенча сораулар белән кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте

Татарстанда яшәүчеләр көзге чакырылыш белән бәйле сорауларга өйдән чыкмыйча да җавап ала ала. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы хәрби комиссары, полковник Юрий Беляев сөйләгән.

«Барлык хәрби комиссариатларның телефон номерлары Россия Оборона министрлыгының рәсми сайтында “Хәрби хезмәткә чакырылу” бүлегендә урнаштырылган. Анда чакырылышның кайчан узуыннан алып кичектерүне рәсмиләштерү тәртибенә кадәр теләсә нинди сорау буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин», – дигән ул.

Моннан тыш, чакырылыш чорында Татарстан Республикасы порталында «ТР Хәрби комиссариаты» бүлегендә «Кайнар линия» эшли. Анда республика муниципаль районнарындагы хәрби комиссариатларның һәм кайнар линия телефоннарының номерлары тупланган.

ТР Хәрби комиссариатында шалтыратуларны эш көннәрендә көн саен 9:00дән 18:00гә кадәр, ә җомга көннәрендә 16:45кә кадәр кабул итәләр.

Үзең турында мәгълүматны хәрби исәп реестрыннан да тикшерергә мөмкин. Моның өчен реестрповесток.рф сайтындагы шәхси кабинеттан файдаланырга яки күпфункцияле үзәккә (МФЦ) шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре