Газетага язылу

ТР Хезмәт министрлыгы бер елда хезмәт хакларының ничә процентка артуы турында хәбәр итте

Статистик мәгълүматларга караганда, кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы Татарстан буенча гыйнвар – июль айларында 99 311 сум тәшкил иткән.

Бу елның гыйнвары белән чагыштырганда (92 457 сум) күрсәткеч 7,4 процентка, ә узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 16,9 процентка арткан. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча республика Идел буе федераль округы төбәкләре арасында алдынгы урында тора. Чагыштыру өчен: Пермь краенда – 89 822 сум, Удмуртия Республикасында – 87 014 сум, Түбән Новгород өлкәсендә – 86 895 сум», – дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.

Тармак буенча уртача айлык хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә:

  • мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге эшчәнлек – 161 716 сум;
  • финанс-иминият эшчәнлеге – 143 901 сум;
  • файдалы казылмалар чыгару – 134 265 сум.

Шулай ук эшкәртү производстволарында, электр энергиясе, газ һәм пар белән тәэмин итүдә, төзелештә, фәнни һәм техник эшчәнлектә уртача хезмәт хакы 100 мең сумнан артык. Шул ук вакытта күчемсез милек белән операцияләр өлкәсендә (60 710 сум), кунакханә хуҗалыгында һәм җәмәгать туклануында (66 444 сум) хезмәт хакы түбән.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре