Трамп һәм Путин Украина буенча килешүләргә ирешә алмаганнар

АКШ Президенты Дональд Трамп Владимир Путин белән сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча килешү төзеп булмады, дип белдерде. "Үзара аңлашу таба алмадык", - дип билгеләде ул, дип яза РБК.

Шул ук вакытта Америка лидеры ассызыклаганча, яклар күпчелек сораулар буенча килешкән, ләкин берничә төп пункт буенча каршылыклар калган. Трамп очрашуны файдалы дип атады һәм "зур прогресс" турында хәбәр итте.

Владимир Путин, үз чиратында, сөйләшүләрне төгәл һәм конструктив дип атады. Ул илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өмет белдерде һәм Мәскәүдә киләсе очрашу үткәрергә тәкъдим итте.

Саммит "өчкә өч" форматында узды һәм өч сәгатькә якын дәвам итте. Россия ягыннан анда тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм президент ярдәмчесе Юрий Ушаков катнашты, АКШ ягыннан - дәүләт сәркатибе Марко Рубио һәм махсус илче Стив Уиткофф. Фикер алышуның төп темасы Украинадагы конфликтны тыныч җайга салу булды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре