Израиль–АКШ–Иран тартышы кайнарлыгын киметми. Дүшәмбе иртәсендә генә «Ватаным» хәбәрчесе Иранның гарәп илләренә һәм Израильгә ясаган дистәләгән уңышлы һөҗүме турында мәгълүмат алды. Бәһрәйндә, Кувейтта, Берләшкән Әмирлекләрдә, Гыйракта, Согуд Гарәбстанында Америка базалары, нефть объектлары, финанс үзәкләрен ут ялмый.
Американнарның Goldman Sachs банкы аналитиклары Фарсы култыгы илләрендә 1990 нчы еллардан соң иң куәтле рецессия башланачагын фаразлый. Бөлгенлек хәленә төшеп бара торган гарәп илләре үз резервларын – облигацияләр һәм акцияләрне, алтын запасларын сата башлар, диләр. Сугышның беренче көнендә үк җиңү игълан иткән Трамп Һүрмүз бугазын контрольгә ала алмый. Бугаз аша сәүдә кораблары һәм танкерлар бары тик Тәһран рөхсәте булса гына үтә. Дөньядагы нефть сәүдәсенең 20 процентын тәэмин иткән бугазның ябылуы нефть бәяләренең кискен үсешенә китерә. Трамп бугазны Америка Коралы Көчләре ярдәмендә ачып булыр дип уйлаган иде, ләкин буш хыял булып чыкты. The New York Times газетасы үткән атнада Вашингтон харизматигы Овал кабинетта хәрбиләрне җыйды һәм ярсыган тон белән Берләшкән штаб башлыклары комитеты рәисе генерал Дэн Кейннан аңлатма таләп итте, дип яза. «Ни өчен кичекмәстән Һүрмүз бугазын ача алмыйсыз?» дигән сорауга генералның җавабы юк. Аптырагач, Дәүләт департаменты Кытай, Франция, Япония, Көньяк Корея һәм Бөекбритания кебек дәүләтләргә төбәккә хәрби-диңгез көчләре җибәреп, бугаз аша кораблар йөрүне тәэмин итүләрен үтенде. Японнар үтенечне шунда ук кире какты, башка дәүләтләр, хәтта НАТО составына кергән державалар да «җиңүче»нең үтенечен тыңларга ашыкмый.
Вашингтон үткән атнада Иранның нефть экспортын тәэмин итә торган төп терминалы урнашкан Харк утравын утка тотты. Әмма утрауга коры җир гаскәрләре кертмичә, ниндидер уңышка ирешү мөмкин түгел.
Вашингтонның Иран үз ракета арсеналын тотып бетерде дигән тезисы да расланмый. Ираннан ракета яңгыры явудан туктамый. Фарсылар бүген аткан ракеталарының ун ел элек җитештерелгән булуын, яңа җитештерелгән технологик яктан камилрәк ракеталарның әле кулланылмаган килеш ятуларын белдерә. Үткән атнада Иран ракетасы Нетаньяху өен җимерде. Мәгълүмат кырына «Израиль башкисәре үтерелде» дигән хәбәр таралды. Моңа җавап итеп челтәргә Нетаньяхуның исән-сау булуын сурәтләгән видео чыкты. Әмма интернет кулланучылар видео нейрочелтәр ярдәмендә эшләнгән дип шаулый. Җавап итеп үзләре дә шундый ук видеолар ясап элә. Бөекбритания сәясәтчесе, элекке парламентарий Джордж Галлоуэй челтәрдә «Нетаньяху үлсә, Америка белән кем идарә итә?» дигән статус элде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез