Капитолиядә ант кабул иткәннән соң Дональд Трамп америкалыларга АКШның рәсми 47 нче президенты буларак мөрәҗәгать итте. Үз мөрәҗәгатендә ул "гаделлекне торгызырга" һәм америкалыларның хөкүмәткә ышанычын кайтарырга, илнең суверенитетын торгызырга, куркынычсызлыкны тәэмин итәргә һәм гадел хөкемне кайтарырга вәгъдә итте.
"Юстиция министрлыгын һәм хөкүмәтне рәхимсез, гаделсез һәм сәяси мотивлы файдалану туктатылачак", - диде Америка лидеры, АКШ Юстиция министрлыгын сәяси максатларда куллануга чик куярга вәгъдә биреп. Аның сүзләренчә, АКШ хакимияте үз администрациясе белән бергә «ирекле, көчле һәм чәчәк атучы» милләт булдырачак.
Шулай ук Трамп бөтен Хөкүмәт цензурасын кичекмәстән туктату турындагы указга кул куярга һәм шуның белән Америкага сүз иреген кайтарырга, АКШтан миллионлаган законсыз җинаятьчел мигрантларны куып чыгарырга, Америка космонавтларына Марста әләм урнаштыртырга һәм барлык сугышларны туктатырга ниятләвен, АКШ "дөньяга бердәмлекнең яңа рухын китерәчәген" әйтте ул.
Моннан тыш, ул Мексика белән вәзгыять аркасында Көньяк чиктә гадәттән тыш хәл игълан итәчәген һәм анда гаскәрләр җибәрәчәген әйтте. Трампның башка вәгъдәләреннән: АКШ Панама каналын контрольдә тотачак. "Кытай Панама Каналы белән идарә итә һәм без аны Кытайга бирмәдек. Без аны Панамага бирдек, һәм без аны кире алабыз", – дип аңлатты АКШның 47 нче президенты.
Шулай ук Трамп президентлыгы башланганнан бирле АКШта нибары ике гендер булачагын әйтте. 47 нче америка Президенты сүзләренчә, "бүгенге көннән Штатлар сәясәте бары тик ике җенесне генә – ир-ат һәм хатын-кызны гына таный".
Моннан тыш, Трамп нефть һәм газ чыгаруны активлаштыру өчен энергетикада гадәттән тыш хәл режимын кертергә ниятли. Аның сүзләренчә, бу ике ресурс икътисадны торгызу һәм инфляцияне киметү өчен нигез булачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Трамп үзенең инаугурациядәге чыгышында Россияне бер тапкыр да телгә алмады.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез