Трамп Польшага дроннар очып керүне «хаталану» дип бәяләгән

10 сентябрьдә Польшага пилотсыз очкычларның үтеп керүе хаталану нәтиҗәсе булырга мөмкин. АКШ президенты Дональд Трамп, журналистлар соравына җавап йөзеннән, шулай дигән. “Хатадану ихтималы бар. Ничек кенә булмасын, бу хәл мине сөендерми. Әмма боларга нокта куеласына өметләнәм”, – дигән ул. “РИА Новости”, чит ил матбугаты мәгълүматына таянып, шулай дип яза.

Шул ук вакытта Польша Эчке эшләр министрлыгының матбугат секретаре Каролина Галецкая ил территориясендә унҗиденче дрон ватыклары табылуы турында белдергән. Аларга Пшимярки авылында тап булганнар.

Исегезгә төшерәбез: 10 сентябрьдә Польша премьер-министры Дональд Туск хәрбиләрнең ил күгенә үтеп кергән дроннарны бәреп төшерүе турында хәбәр иткән. Польша Эчке эшләр министрлыгы раславынча, илдә, имештер, Россиянең 7 дроны һәм 1 ракетасы ватыклары табылган. Шул ук вакытта Россиянең Польшадагы дипломатик вәкиллеге башлыгы Андрей Ордаш дроннарның нәкъ менә Россиянеке булуына дәлилләр китерелмәвен белдергән.

Россия Оборона министрлыгы белдергәнчә, Украинаның хәрби-сәнәгать комплексы объектларына һөҗүм иткәндә, Польша территориясендә ниндидер максат күздә тотылмаган. Ведомствода аныклап үтелгәнчә, кулланылган пилотсыз очкычларның максималь ераклыгы 700 чакрымнан артмый. “Шуңа да карамастан, без Польша Оборона министрлыгы белән консультацияләр үткәрергә әзер”, – дип билгеләп үтелгән министрлыкта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре