Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп 22 августта Россия һәм Украина белән югары дәрәҗәдә өч яклы очрашу уздырырга тели. Бу хакта чыганакларга сылтама белән Американың Аxios басмасы хәбәр итә.
Порталның әңгәмәдәшләре әйтүенчә, АКШ Президенты планнары турында Украина лидеры Владимир Зеленский, шулай ук Европа илләренең премьерлары һәм президентлары белән телефон аша сөйләшкәндә әйткән.
Шул ук вакытта, Америка басмасы фикеренчә, «[әлеге саммит нәтиҗәсендә] зур алга китеш булу ихтималы зур түгел», дип игътибар итә ТАСС.
15 августта Алясканың Анкоридж шәһәрендәге Элмендорф-Ричардсон хәрби базасында Россия һәм АКШ Президентлары Владимир Путин белән Дональд Трампның очрашуы узды.
Тар составтагы консультацияләр 2 сәгать 45 минут дәвам итте. Ике илнең лидерларыннан тыш, сөйләшүдә Россия ягыннан тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәм Путинның ярдәмчесе Юрий Ушаков, ә Америка ягыннан дәүләт секретаре Марко Рубио һәм Трампның махсус вәкиле Стивен Уиткофф катнашты.
Йомгаклау матбугат конференциясендә Путин узган сөйләшүләрне «шактый төпле һәм файдалы» дип атады, Трамп исә зур алга китеш булуын билгеләп үтте, әмма шул ук вакытта килешүгә ирешеп булмавын белдерде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез