АКШ Президенты Дональд Трамп Вашингтонда узган матбугат конференциясендә Россиянең нефть секторына карата кертелгән чикләүләрне йомшарту турында белдергән. Аның әйтүенчә, әлеге вакытлыча чара ягулык бәясен киметүгә юнәлдерелгән. Бу хакта «Lenta.ru» Bloomberg агентлыгы мәгълүматларына таянып хәбәр итә.
Агентлык язганча, Америка лидеры санкцияләрне кабат кайтармау мөмкинлеген күздә тота.
«Бәяләрне төшерү өчен нефтькә бәйле кайбер санкцияләрне юкка чыгарабыз. Безнең тарафтан кайбер илләргә карата кертелгән санкцияләр бар, әмма, хәлләр тотрыклыланганчы, без аларны алачакбыз. Кем белә, соңыннан, чикләүләрне, бәлки, кабат кертмәбез дә әле», – дип билгеләп үткән Трамп.
Моңа кадәр шул ук көнне Трампның Россия Президенты Владимир Путин белән телефон аша сөйләшүе турында мәгълүм булды. Америка президенты әңгәмәне уңай яктан бәяләп, Украина буенча фикер алышканлыкларын әйткән.
Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков исә әңгәмә барышында Иран тирәсендәге вазгыятькә төп игътибар бирелгәнлеген билгеләп үткән. Трамп сүзләренә караганда, Владимир Путин Якын Көнчыгыштагы хәлләрне җайга салуга ярдәм итәргә әзер булуын искәрткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез