“Российская газета” хәбәрчесенә Оборона министрлыгыннан дроннар һөҗүме һәм безнең һава һөҗүменнән саклану көчләре эше турында тәфсилләп сөйләп үтелгән.
Хәрби ведомствода аңлатып үтүләренчә, Украинаның 49 пилотсыз очкычын Брянск өлкәсе территориясендә үк “тотуга” ирешелгән. Тагын бер дрон Смоленск өлкәсендә бәреп төшерелгән.
Ниһаять, Новгород өлкәсендә иртәнге 7гә кадәр – 18, 7дән 9 сәгатькә кадәр резиденция юнәлешендә очучы тагын 23 дрон бәреп төшерелгән. Шулай итеп, Украина 28еннән 29 декабрьгә каршы төндә Россия Президентының Новгород өлкәсендәге дәүләт резиденциясенә һөҗүм итмәкче булган.
Тышкы эшләр министрлыгы Киевның бу гамәлләрен дәүләт терроризмы буларак бәяләгән. Ведомствода белдерелгәнчә, Мәскәү әлеге һөҗүмне җавапсыз калдырмаячак, һөҗүм максаты билгеләнгән инде.
Владимир Путин Америка президенты Дональд Трамп белән телефон аша элемтәгә кереп, килеп туган хәл турында хәбәр иткән. Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков әйтүенчә, Ак йорт башлыгының бу хәлгә ачуы чыккан, ул, гомумән, шок халәтендә калган. Мәскәү шулай ук хәзер Россиянең Украинадагы конфликт җәһәтеннән сөйләшүләргә карата мөнәсәбәте үзгәрәчәге турында кисәткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез