Рәсми визит белән Америкага ул 8 ноябрьдә үк килгән иде. Күптән түгел генә иң куркыныч террорчыларның берсе дип игълан ителгән шәхес Вашинтонда АКШ Үзәк командованиесе җитәкчесе адмирал Брэд Купер һәм ИГИЛга (Россиядә тыелган террорчылык оешмасы) каршы коалиция башлыгы – бригада генералы Кевин Ламберт белән баскетбол уйнады. Уенда Сүрия ягыннан илнең чит илләр эшләре министры Әсәд әш-Шәйбәни дә катнашты.
Трамп Сүрия Президентын дөньякүләм лидерларның берсен кабул иткән кебек каршылады. Аларның очрашуы ике сәгать дәвам итте. Чагыштырыгыз: Үзәк Азия илләре җитәкчеләре белән С5+1 саммиты дип аталган очрашу нибары 40 минутлык булды. Аның да 20 минутын Трамп журналистлар сорауларына җавап биреп уздырды. Овал кабинет хуҗасы Димәшкътан килгән коллегасына югары бәя бирде. «Ул – бик көчле лидер, тумышы белән дә авыр төбәктән, үзе дә җиңел кеше түгел. Ул миңа ошады, уртак тел таптык. Без, Сүрия уңышка ирешсен өчен, мөмкин булганның барысын дә эшләрбез», – диде.
Трамп – Шәраа диалогыннан соң ук Ак йортта Төркия чит илләр эшләре министры Фидан, Сүрия дипломатиясе җитәкчесе Шәйбәни, АКШ Дәүләт секретаре Рубио очрашып сөйләштеләр.
«Ватаным» хәбәрчесе бу визит уңаеннан Израиль ресурсларына күзәтү ясады. Сиончылар: «Трамп һәм Сүрия Президенты Шәраа Төркия гаскәрләренең Сүриядә булуы мәсьәләсен дә тикшерделәр. Израиль Голан якларына таба якынлашучы төрек көчләре белән бәрелешләрдән качарга өметләнә. Бүгенге Ак йорттагы күренешләр чыннан да гаҗәеп: Якын Көнчыгыштагы иң канлы кораллы төркемнәрнең берсен җитәкләгән кешене анда дөнья лидерларын хөрмәтләгән кебек каршы алдылар», – дип яза.
Сүрия – АКШ диалогында Төркия дипломаты да катнашу төбәктә Әнкараның хәлиткеч роль уйнаячагына ишарә итә. Төркия инде Газзәгә җибәрү өчен 2 мең кешелек кораллы бригада туплап куйды. Димәк, Әрдоган Фәләстыйн киләчәген билгеләүдә дә төп роль уйнарга җыена. Тель-Авивта бу уңайдан ашыгыч консультацияләр үткәрелә. Газзәгә төрекләрне түгел, мисырлыларны кертергә телиләр. Израильгә төрек экспансиясенә каршы тору җиңел булмас. Француз хәрби аналитика сайты Forum Militaire: «Төркия үзенең ракеталар арсеналын күрсәтеп, технологик өстенлекнең инде бөек дәүләтләрнең генә монополиясе түгел икәнен дәлилләде. Аларның кораллары Көнбатышныкыннан өстенрәк булып чыкты», – дип яза.
Тель-Авивта якын арада Тәһран белән яңа сугыш оештырырга телиләр. Сиончылар бу уңайдан: «Әгәр хәзер түгел икән, кайчан?» – дип яза, ягъни сугышны котылгысыз дип саный.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез