Трамп тиздән Путин белән телефоннан сөйләшәчәген әйтте

АКШ Президенты Дональд Трамп алдагы көннәрдә Россия коллегасы Владимир Путин белән телефоннан сөйләшергә җыена. Америка лидеры Вашингтон янындагы Эндрюс хәрби базасында журналистлар белән әңгәмә вакытында шулай әйтүе хакында ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Бик тиздән, алдагы берничә көндә», - дип җавап бирде Трамп РФ Президенты белән чираттагы телефоннан сөйләшүне кайчан үткәрергә ниятләве турындагы сорауга. Сәясәтче АКШның Украина низагын җайга сала алачагына ышанып: «Без моны эшли алачакбыз. Бу - Россия һәм Украинага бәйле вазгыять. Моны эшли алачагыбызга ышанам», - дигән ул.

Шул ук вакытта, Трамп Украинада хәрби хәрәкәтләрнең дәвам итүеннән канәгать булмавын искәртте һәм Европадагы берничә лидерның кораллы каршылыкны тәмамлау буенча консультацияләр үткәрү өчен Кушма Штатларга киләчәген әйтте.

«Бездә бик кызыклы фикер алышулар бара. Европаның кайбер лидерлары илебезгә дүшәмбе һәм сишәмбе аерым-аерым киләчәк», - дигән АКШ Президенты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре