Газетага язылу

Трамп Украина буенча тынычлык килешүе төзү өчен әйбәт мөмкинлекләр барлыкка килүен әйткән

Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп Вашингтонга очып китәр алдыннан самолетта журналистлар белән аралашканда Украина буенча тынычлык килешүе төзү мөмкинлекләрен, “начар түгел”, дип бәяләгән.

“Сөйләшүләр әйбәт бара. Килешү төзү өчен яхшы гына мөмкинлекләр бар”, – дип белдергән Трамп.

Шул ук вакытта ул командасының конфликтны җайга салуның конкрет юлларын эзләве турында белдергән.
Трамп журналистлар сорауларына АКШ дәүләт секретаре Марко Рубио һәм президентның махсус илчесе Стив Уиткоффның Украина делегациясе белән сөйләшүләреннән соң җавап биргән. Ак йорт башлыгы Россиягә дә, Украинага да килешүгә ирешүнең чик срогын куймаганлыгын әйткән.

Кичә Уиткофф та журналистлар белән әңгәмәсендә Киев белән сөйләшүләрне уңай яктан бәяләп үткән. Ул инде дүшәмбедә үк Мәскәүгә очып, 2 декабрьдә Россия дәүләте башлыгы Владимир Путин белән очрашачагын әйткән. Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков исә Россия лидерының Уиткоффны, Һиндстанга дәүләт визиты башланганчы, 4-5 декабрьгә кадәр кабул итәчәге турында белдергән. 
Моңа кадәр АКШ президенты Россиянең Украинада конфликтны туктату белән кызыксынуына ышаныч белдергән иде. Сәясәтче фикеренчә, Украинада да әлеге низагны тәмамлауга омтыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре