Трамп: «Украина Россия составын кергән территорияләрне кире кайтара алмас шикелле»

Украина Россия азат иткән территорияләрне кире кайтара алмас шикелле. АКШ Президенты Дональд Трамп шул хакта белдергән, дип яза Reuters.

Әмма шул ук вакытта, аның әйтүенчә, югалтылган территорияләрнең бер өлешенең Киев контроленә кире кайтарылуы да бар.

Америка лидеры Украинаның НАТОга керү ихтималы бик аз булуын билгеләп үткән. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путин белән Согуд Гарәбстанында очрашырга ниятләве турында белдергән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре