Трамп: «Украинага НАТО турында онытырга кирәк, Россиягә дә юл куярга туры киләчәк»

Украинага НАТОга керү мөмкинлеге турында онытырга кирәк. Күрәсең, нәкъ менә шушы мәсьәлә аркасында киң колачлы конфликт башлангандыр да. Әмма Россиягә дә ниндидер мәсьәләләрдә юл куярга туры киләчәк. Кушма Штатлар президенты Дональд Трамп үз администрациясенең Ак йортта узган тәүге утырышында шулай дип белдергән. Бу хакта “ТАСС” яза.

“НАТО турында онытсыннар, дип әйтә алам. Минем уйлавымча, килеп туган хәлләрнең сәбәбе шул”, – дигән АКШ лидеры, Украина ягының нинди мәсьәләләрдә юл куярга мөмкин булуы турында сорауга җавап биреп.

«Шул ук вакытта Трамп, Россия Президенты Владимир Путинны бик акыллы сәяси эшлекле буларак бәяләп, Украина буенча килешүгә ирешеләчәгенә ышаныч белдергән.
АКШның Россиягә кертелгән санкцияләренә килгәндә исә, Америка лидеры, алар юкка чыгарылырга мөмкин, әмма Украинадагы кофликны җайга салгач кына, дигән.

Трамп Кушма Штатларның Украинадагы төп максатының – кан коюны төгәлләү, икенчедән, Украинага ярдәм йөзеннән тотылган акчаларны кире кайтару булып торуын искәрткән.
Сәясәтче әйтүенчә, Вашингтон файдалы казылмалар буенча килешү төзү нәтиҗәсендә Киевкә бирелгән 350 миллиард долларны кире кайтаруга һәм киләчәктә тагын да күбрәк акча эшләүгә өметләнә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре