Трамп Урсуланы «ашады»

Глобаль яңалыклар кыры хәвефле хәбәрләр белән тулы. Якын Көнчыгышның берничә төбәгендә кан коеш дәвам итә һәм яңа бәрелешләр әзерләнә. «Сүриянең демократик көчләре» дип аталган көрд фетнәчеләре АКШның таләбен кире какты. Таләп коралсызлану, Димәшкътәге хөкүмәткә буйсыну һәм Ракка, Дәйр-әз-Зур, Хәсәкәдән гаскәрләрне чыгаруны күздә тота иде. Бу – Вашингтон коралландырган көчләр һәм аларның Америка таләбен үтәмәүләре Төркиянең Трамп администрациясе рөхсәте белән төбәктә махсус хәрби операция башлавына китерергә мөмкин.

Мисырда яңа фетнә кузгалу ихтималы үсә. Кулга алынган 21 яшьлек Әйман Сабриның полиция участогында үлеме «Сиси китәргә тиеш» дигән лозунг астында хөкүмәткә каршы демонстрацияләр дулкыны кузгалтты. Бәлкас шәһәрендә халык ярсуы аеруча көчле. Социаль челтәрләр халыкны урамга чакыра, әмма илкүләм гыйсъянчылык хәрәкәте башланамы-юкмы икәнен әйтеп булмый.

Трамп Иранга яңа һөҗүмнәр белән яный. Глобаль сәясәттә бүген Трампның Евросоюз белән төзегән килешүе игътибар үзәгендә. Венгрия премьеры Орбан, килешүгә бәя биреп: «Трамп Урсула фон дер Ляйенны иртәнге ашта ашады», – диде. Еврокомиссия җитәкчесе Урсула фон дер Ляйен үзе исә, АКШ белән төзелгән килешүне дипломатик уңышка тиңләп: «Без ирешергә мөмкин булганның иң яхшысы», – дигән иде. Күп кенә икътисадчылар һәм сәясәтчеләр аның белән килешми. «Ураган көткәндә, давылга сөенәсең», – диләр. Еврокомиссия лидеры күп кенә стратегик товарларга «нульгә нуль» тарифлар кертелүен уңыш буларак бәяли. Химия сәнәгате тармагы һәм автомобиль җитештерүчеләр тарифлардан канәгать түгел. «Сайлау мөмкинлеге кимер, бәяләр күтәрелер», – диләр.

Килешүнең кайбер пунктлары кәгазьдә генә калачак, әлбәттә. Урсула фон дер Ляйен, мәсәлән, алдагы көнне «Ватаным Татарстан» язган фикерне кабатлый: АКШ икътисадына 600 миллиард долларлык инвестицияләрне гарантияли алмауларын әйтә. Аналитиклар йөз миллиардлаган долларлык АКШ коралларын сатып алу турындагы пунктны да тәнкыйть утына тота. Коралны Еврокомиссия түгел, аерым дәүләтләр сатып ала, диләр.

Ел саен 250 миллиард долларлык Америка энергия чыганакларын сатып алу турындагы килешү дә тормышка ашмаслык, чөнки АКШ экспортлаган барлык углеводородларны Евросоюз сатып алса да, бәясе 250 миллиард долларга җитми. 2024 елда АКШның барлык углеводородлар экспорты 165,8 миллиард доллар гына булган. Кыкасы, Трампның Еврокомиссия белән төзегән килешүе үтәлерлек түгел. Бердән, Еврокомиссиянең килешүнең кайбер пунтларын төзергә вәкаләте юк, икенчедән, АКШның экспорт мөмкинлекләре килешүдә күрсәтелгән суммага туры килми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре