Трампның Зеленский белән ничек сөйләшкәнлеге һәм аңа нәрсәләр әйткәнлеге мәгълүм булды

АКШ президенты Дональд Трамп Ак йортта очрашу вакытында Владимир Зеленскийга конфликтны тиз генә җайга салырга теләвен, ә территориаль мәсьәләнең үзе өчен өстенлекле булып тормавын белдергән. Бу хакта «Российская Газета» Wall Street Journal мәгълүматларына таянып яза.

Басмада билгеләп үтелгәнчә, Трамп Донбассны Украинага кире кайтаруның төп мәсьәлә булып тормавын, шул ук вакытта Россиянең әлеге территориянең шактый зур өлешен контрольдә тотуын әйткән.

Америка лидеры, төбәк язмышына бәйсез рәвештә, конфликтны тиз генә җайга салырга омтылуын да билгеләп үткән.

Киев бик теләгән Tomahawk ракеталарына килгәндә, Трамп Зеленскийга якын араларда аларны җибәрүгә исәп тота алмавын белдергән.

Очрашу вакытында Трамп барысын да турыдан ярып сөйләшкән һәм әледән-әле күңеле кайтуын белдергән. Берара Украина делегациясе алып килгән хәрби хәрәкәтләр картасына караудан баш тарткан.

Моңа кадәр Financial Times газетасы хәбәр иткәнчә, АКШ президенты Ак йортта Зеленский белән очрашуы вакытында бик ачулы булган һәм хәтта хәрби хәрәкәтләр картасын өстәлдән ыргыткан.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре