Транспорт чараларына СВО геройлары исемнәрен бирмәкчеләр

Россия Транспорт министрлыгы махсус хәрби операция барышында Курск өлкәсен һәм башка территорияләрне азат итүдә катнашкан яки аларны азат итүдә һәлак булган хәрбиләрнең исемнәрен самолетларга, поезд, диңгез суднолары һәм транспортның башка төрләренә бирү мөмкинлеген карый. Бу хакта “РИА Новости” транспорт министры ярдәмчесе Анастасия Рубанова сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, әлеге башлангычны гамәлгә ашыру һәлак булганнарның гаиләләре белән килештерүне таләп итә.
Рубанова басым ясап әйткәнчә, ведомство Курс өлкәсен һәм башка территорияләрне азат итүдә гомерен дә кызганмаган каһарманнарның истәлегенә ихтирамлы мөнәсәбәттә тора һәм аларның исемнәрен мәңгеләштерергә кирәк дип саный. Аның сүзләренә караганда, мондый адымнар тарихи хәтерне саклап кына калмыйча, буыннар дәвамчанлыгын һәм Ватанга хезмәт итү традицияләрен калку итеп күрсәтә.

Тиешле карар кабул ителсә, Транспорт министрлыгы башлангычны гамәлгә ашыру (тантаналы чаралар үткәрүне, мәгълүмати яктан тәэмин итүне кертеп) механизмнарын эшләргә ниятли. Ведомствода шулай ук геройларны хөрмәтләү рәвешләрен билгеләү өчен, ватанпәрвәрлек оешмалары, ветераннар җәмгыятьләре һәм хәрби хезмәткәрләрнең туганнары белән элемтәгә керергә әзер булулары турында белдерелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Россия Герое мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" Махсус хәрби операци контрактчыларның" нацпроект "нацпроект

Көн хәбәре