Газетага язылу

Транспорт йөртү культурасы төшә

Татарстанда ел башыннан мототранспорт йөртүчеләренә 260 административ эш төзелгән. Шуларның 28 е – исерек хәлдә, 88е – машина белән идарә итү таныклыгы булмау, 6сы – йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителгән, 38е мотошлемсыз йөрү белән бәйле.

Эчке эшләр министрлыгының ДАИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Айрат Сәмигуллин хәбәр итүенчә, тоткарланучыларның күпчелек өлешен балигъ булмаган балалар тәшкил итә.

Шулай ук җитәкче транспорт йөртү культурасын сакларга чакырды. Бигрәк тә юл хәрәкәте кагыйдәләрен аңлы рәвештә бозучыларга басым ясады.

– Аеруча бу социаль челтәрләрдән файдаланучы яшь йөртүчеләргә кагыла, алар видеода башка хәрәкәт итүчеләрне санга сукмауларын күрсәтә. Көчле музыка, төтен чыгару системалары, тонировка – бу төрле тәртип бозулар барысы да аңлы рәвештә эшләнә. Ягъни йөртүчеләр мондый гамәлләрнең кагыйдәдә тыелуын яхшы беләләр, әмма аларны санга сукмыйлар, - диде Айрат Сәмигуллин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре