Ак төстәге «P» хәрефе төшерелгән зәңгәр квадратның уң як аскы почмагында өч балалы гаиләнең стильләштерелгән сурәте урнаштырылган. Билге астында охшаш символлы өстәмә табличка каралган.
Транспорт министрлыгында ачыклык кертүләренчә, дизайн ведомствога язылучылар арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре буенча сайланган. Анда 4 меңгә якын кеше катнашкан, ә тәкъдим ителгән җиде вариант арасыннан әлегесе 46% тавыш җыйган.
Хәзер министрлык юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр әзерли. Алар төзәтелгәннән соң, тиешле үзгәрешләрне ГОСТка да кертү планлаштырыла. Аннан соң яңа билге Россия шәһәрләре урамнарында кулланыла башлаячак.
Ведомствода билгеләп үткәнчә, әлеге инициатива уңайлы һәм гаиләгә юнәлтелгән шәһәр мохитен формалаштыру проектының бер өлеше булачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез