«ТРның иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» республика конкурсы җиңүчеләре билгеле

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» республика конкурсында җиңгән 12 катнашучыны бүләкләде. Тантаналы чара ТР Хөкүмәт йортында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов әлеге чараларның бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Сәләтле кадрларга ярдәм итү һәрвакыт өстенлекле булырга тиеш, һәм бу конкурс перспективалы белгечләрне ачыклау өчен нәтиҗәле корал булды», – дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Конкурс берничә этаптан тора, алар барышында дәүләт хезмәткәрләренең һөнәри белемнәре, осталыклары һәм күнекмәләре бәяләнә. Финал өлешендә катнашучылар халыкның тормыш сыйфатын яхшыртуга, хакимиятнең ачыклыгын тәэмин итүгә, дәүләт идарәсен камилләштерүгә һәм Татарстан Республикасының тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән проектлар тәкъдим итәләр.

Финалистларның инициативалары – гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә ярдәм итү механизмнары, квалификацияле кадрларны республикага кайтару программалары, документ әйләнешенә һәм тәрҗемәгә ясалма интеллектны кертү, коррупцияне профилактикалау һәм инвестиция активлыгын арттыру чаралары, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү.

Мәсәлән, финалистларның берсе махсус хәрби операциядә катнашучыларны социаль һәм психологик яктан җайлаштыру буенча проект тәкъдим итте, ул инде гамәлгә ашырыла башлады.

Моннан тыш, дәүләт хезмәтендә дәүләт телләрен куллану белән бәйле номинация популяр булды. Җиңүчеләр арасында инициатор тарафыннан гамәлгә ашырылучы хакимият органнарының гражданнар белән социаль челтәрләрдә рус һәм татар телләрен актив кулланып үзара хезмәттәшлек итү проекты бар. Ул мәгълүматның мөмкинлеген, нәтиҗәле кире элемтәне һәм дәүләт белән халык арасында ышанычны ныгытуны тәэмин итәргә тиеш.

«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт гражданлык хезмәткәре» конкурсы проектлары алга таба эшкәртү өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә җибәрелде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре