Моннан берничә ел элек Зәй районының Урта Пәнәче авылында Түбән Биш постының янгын сүндерүчеләре корымга буялып беткән мәчене коткара. Шуннан соң "Янгын сүндерүче 65» кушаматлы мәченең яңа тормышы башлана.
Бу кушамат юктан гына тагылмаган. Ул табылган йорт нәкь менә шушы санны йөрткән.
– Анда дачниклар яши иде. Без әлеге йортны, шунда яшеренгән мәчене дә янгыннан коткарып калдык. Тик мәче качып өлгерде, эзләдек, таба алмадык. Әмма ул безнең машинаның двигателенә утырып, 20чакрым кайткан. Ничек зыян килмәгән? Шуннан бирле ярдәмчебезгә әйләнде, – диде Түбән Биш янгын сүндерү бүлекчәсе җитәкчесе Альберт Юдин «ВТ» хәбәрчесенә.

Альберт Юдин әйтүенчә, мәче янгын сүндерүче егетләргә тынычлык бирә. Аны алып китәргә теләүчеләр дә күп икән. Тик берәүгә дә бирмиләр. Тычкан тотарга да бик оста икән үзе.
– Ул безнең талисман кебек. Янгын сүндерүчеләрне озатып кала, каршы ала. Эшләребез дә уңа, – диде Альберт Юдин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез