Түбән Камада 8 июньдә Россиянең 25 төбәгеннән меңләгән спортчы катнашкан ярыммарафон узган, дип хәбәр итә "НТР 24".
10 км һәм 21,1 км дистанцияләр стартында бер үк вакытта 700 катнашучы чыккан, ә аннары 3 км дистанциядә катнашучылар старт алган.
21,1 км озынлыктагы марафонда Руслан Хафизов һәм Марина Смирнова җиңү яулаган. Икенче урында Ирек Мөбарәкшин һәм Камилә Шәмсетдинова, өченче урында Илья Камаев һәм Татьяна Харисова.
Ир-атлар арасында 10 км дистанциядә беренче булып Кирилл Дятлов, Никифоров Артем һәм Павел Тюлькин финишка килгән, ә хатын-кызлар арасында - Яна Сатыбалдина, Александра Сабирҗанова һәм Анна Борисова.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез