«Яңалыклар астындагы комментарийлардагы янаулар – провокаторлар яза торган ялган хәбәрләр...», – дип хәбәр иттеләр шәһәр мэриясе матбугат хезмәтендә, дип яза «Татар-информ».
Мондый постларның максаты – җәмгыятьтә паника уяту һәм вазгыятьне тотрыксызландыру, дип билгеләп үттеләр. Шәһәр мэриясендә халыкны эмоцияләргә бирешмәскә чакырдылар.
Исегезгә төшерик, кичә Түбән Кама лицейларының берсендә укучы җыештыручыны пычак белән яралаган һәм сигнал җайланмасыннан аткан. Нәтиҗәдә яшүсмер үзе дә җәрәхәтләр алган. Укучыны Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлаган. Яшүсмерне хастаханәгә китергәннәр һәм җинаять эше ачканнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез