Газетага язылу

Түбән Кама лицеенда һөҗүм итүчене туктаткан җыештыручыга 500 мең сум акча бирәчәк

Түбән Кама шәһәренең 37нче лицеенда үсмер һөҗүменнән зыян күргән җыештыручы Алсу Әнәсовага 500 мең сум акча бирәчәкләр.

Түбән Кама районы хакимияте башлыгы Радмир Беляев “Эшлекле дүшәмбе”дә шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, Алсу Әнәсованың гамәлләре, һөҗүм итүченең игътибарын читкә юнәлтеп, тагын да аянычрак нәтиҗәләрдән котылып калу мөмкинлеге биргән.

Беляев сүзләренә караганда, зыян күргән җыештыручының хәле тотрыклы, гомеренә куркыныч янамый. Ул шулай ук мәктәп хезмәткәрләренең, югалып калмыйча, дөрес чаралар күргәнлеген басым ясап әйткән: директор урынбасары радио аша “тревога” игълан иткән, укучылар һәм укытучылар, ишекләрне бикләп, бүлмәләргә кереп качкан һәм махсус хезмәтләр килеп җиткәнче шунда утырган.

Исегезгә төшерәбез: 22 гыйнварда 7нче сыйныф укучысы лицейга пычак күтәреп килгән һәм җыештыручыны яралаган. Шуннан соң, фейерверк шартлатып, үзе зыян күргән. Үсмерне Росгвардия хәрбиләре тоткарлаган. Хәзер ул хастаханәдә. Тикшерү комитеты җинаять эше кузгаткан. Үсмернең һөҗүм итү сәбәпләре ачыклана. Корбаннар юк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре