Газетага язылу

Түбән Кама музыкантлары махсус операция хәрбиләре өчен гуманитар ярдәм җыйды

Түбән Камада 1 нче балалар музыка мәктәбе оештырган өченче хәйрия концерты булды. Чараны махсус хәрби операция катнашучыларына ярдәм итүгә багышладылар, ә концерт башланыр алдыннан хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыю оештырылды, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Тамашачыларны яшь башкаручылар әзерләгән музыкаль номерлар белән каршы алдылар.

«Без махсус хәрби операция катнашучылары өчен гуманитар ярдщм җыю белән өченче хәйрия концерты оештырабыз. Һәр кеше солдатларга фронтка ярдщм җибәрә ала», - дип сөйләде 1 нче мәктәп методисты Валерия Мулюкова.

Чара йомгаклары буенча тәм-томнар салынган берничә тартма җыелды. Якын арада гуманитар йөкне хәрбиләргә алгы сызыкка тапшырачаклар.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре