“ТАНЭКО”да бу мәгълүматны раслаганнар.
Бүген – 14 гыйнварда Түбән Каманың “ТАНЭКО” предприятиесендә сирена авазлары яңгыраган һәм барлык хезмәткәрләр эвакуацияләнгән. Бу хакта “Челнинские известия” предприятиенең матбугат хезмәтеннән алынган мәгълүматларга таянып яза.
Әле узган ял көннәрендә генә Түбән Кама предприятиесендә эвакуация үткәрелгән булган.
Әмма басма хәбәрчесенең, бүгенге эвакуация дроннар һөҗүме куркынычына бәйлеме, дигән соравы җавапсыз калган. Шул ук вакытта предприятиенең матбугат хезмәте килеп туган хәл буенча соңрак аңлатма бирергә вәгъдә иткән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез